Иерусалимнан килгән канунчылар әйттеләр:– Аның эчендә Белзебул бар! Ул җеннәрне җеннәр башлыгы кѳче белән куып чыгара.
Кешеләр:– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.
Моңа яһүдләр:– Син самареяле, Синең эчеңдә җен бар, – әллә бу дѳрес түгелме? – диделәр.
Яһүдләр Аңа:– Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмас», – дисең.
Аларның күбесе:– Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни ѳчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.
Менә шуның ѳчен сезгә әйтәм: Аллаһы Рухы белән сѳйләүче беркем дә: «Гайсәгә ләгънәт», – димәс, һәм бары Изге Рух аша гына: «Гайсә – Раббы», – дип әйтә алыр.