– Син – Мәсих, тере Аллаһының Улы, – дип җавап бирде Шимун Петер.
– Яхъя улы Шимун, син бәхетле, чѳнки моны сиңа кеше түгел, ә Минем Күктәге Атам ачып бирде, – диде Гайсә.
– Шуңа күрә Мин сиңа әйтәм: син – Петер һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген тѳзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы җиңә алмас.
Гайсә исә, Шимунга карап:– Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсың, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.)