Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ризык капмыйча кырык кѳн һәм кырык тѳн үткәреп, Гайсә бик нык ачыкты. Сынаучы иблис, Аның янына килеп:– Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, бу ташлар икмәк булсыннар, дип боер, – диде. Гайсә җавап бирде:– «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр», – дип язылган Изге язмада! Шуннан соң, иблис Аны Иерусалимга – изге шәһәргә алып килеп, Аллаһы Йорты түбәсенең читенә бастырды һәм әйтте:– Әгәр Син Аллаһы Улы булсаң, түбәнгә ташлан! Изге язмада әйтелгән бит:«Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Синең турыда $кайгыртырга әмер бирер.Алар Сине күтәреп алырлар,аякларың ташка бәрелмәс». – Анда: «Раббы Аллаһыңны сынама», – дип тә язылган, – дип җавап бирде Гайсә. Аннары иблис Аны бик биек тауга алып менеп, дѳньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бѳтен шѳһрәтләрен күрсәтте һәм әйтте:– Әгәр Син йѳзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен! – Кит, шайтан! – дип җавап бирде Гайсә. – Язылган: «Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит». Шуннан соң иблис Аны калдырып китте, һәм Гайсә янына фәрештәләр килделәр һәм Аңа хезмәт иттеләр.
Выбор основного перевода