Аңа хәтта энеләре дә иман итмәделәр.
Кешеләр:– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.
Моңа яһүдләр:– Син самареяле, Синең эчеңдә җен бар, – әллә бу дѳрес түгелме? – диделәр.
Яһүдләр Аңа:– Менә хәзер Синдә җен барлыгына һич шигебез калмады: Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә Син: «Кем Минем сүземне тота, ул беркайчан да вафат булмас», – дисең.
Аларның күбесе:– Аңарда җен бар, Ул акылсыз. Сез ни ѳчен Аны тыңлыйсыз? – диделәр.
Ул шулай дип үзен яклаганда, Фисте аңа: – Син, Паул, акылыңнан шашкансың! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра, – диде.