– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе.
Әмма Гайсә шакшы рухка боерды:– Эндәшмә, чык аннан!
Гайсә күп кешеләрне тѳрле авырулардан савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды. Әмма җеннәр Аның Кем икәнен белгәнгә күрә, Гайсә аларга сѳйләргә рѳхсәт итмәде.