Шуннан соң, хыянәт итәчәк Яһүд Аннан:– Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады.– Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә.
Гайсәгә хыянәт иткән Яһүд, Аның үлемгә тартылганын белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм аксакалларга утыз кѳмеш тәңкәне кайтарып бирде һәм:
Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хыянәт итәчәк Яһүд тә белә иде.
Алар Аңа:– Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр.Гайсә аларга:– Ул – Мин, – диде.Хыянәтче Яһүд тә алар белән шунда тора иде.