Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә бѳтен Гәлиләя җирендә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йѳрде. Алар Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыкты. Шунда ук аның кан агуы туктады һәм ул үзенең тулысынча савыгуын тойды. – Кызым, ышануың сине савыктырды, имин йѳр, исән-сау бул, – диде аңа Гайсә. Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды. Алар Бәйтсайдага килделәр. Кешеләр, Гайсә янына бер сукырны китереп, ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр.
Выбор основного перевода