Кѳймәдәге шәкертләре Гайсә каршында йѳзтүбән капландылар.– Син чыннан да Аллаһы Улы! – диделәр алар.
Шушы вакытта гыйбадәтханәгә эчендә шакшы рух булган кеше килеп керде һәм кычкырды:
– Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе.
Шулай ук күпләрдән: «Син Аллаһы Улы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр чыкты. Ә Гайсә аларны сѳйләүләреннән тыйды, чѳнки алар Аның Мәсих икәнлеген беләләр иде.
Син Аллаһының бер булуына ышанасың. Яхшы! Хәтта җеннәр дә моңа ышана һәм калтырап тора.