Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте.
Шунда иң баш рухани, ѳс киемнәрен ертып:– Кѳферләнү бу! Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк? Хәзер генә үзегез кѳфер сүзләрне ишеттегез!
Сез нинди карар чыгарасыз? – диде.– Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар.
Яһүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллаһыга тиңләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр.
Яһүдләр Аңа:– Без Сине яхшы эшләрең ѳчен түгел, бәлки, Аллаһыны хѳрмәт итмичә, Аңа каршы кѳфер сүз сѳйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең ѳчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.
Пилат аларга:– Аны кануныгыз буенча үзегез хѳкем итегез, – диде.Яһүдләр аңа:– Безгә беркемне дә үлемгә дучар итү хокукы бирелмәгән, – диделәр.