Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Шуннан соң гаскәриләр Гайсәне идарәченең сараена алып киттеләр. Аларның бѳтен гаскәре Гайсә тирәли җыелды. Алар Гайсәнең киемнәрен салдырып, Аңа җете кызыл тѳстәге япанча кидерделәр, чәнечкеле ботаклардан таҗ үреп, Аның башына кидерделәр, уң кулына таяк тоттырдылар һәм Аның каршында тез чүгеп: «Яшәсен яһүдләр Патшасы!» – дип мыскылладылар. Аннары Гайсәгә тѳкерделәр, таяк алып, аның белән башына сугып кыйнадылар. Гаскәриләр Аны сарай эченә, ягъни преториумга алып кереп, үзләренең бѳтен гаскәрен шул урынга чакырдылар. Алар Гайсәгә куе кызыл тѳстәге япанча кидерделәр, ә башына чәнечкеле ботаклардан үрелгән таҗ куйдылар һәм, Аны сәламли башлап:– Яшәсен яһүдләр Патшасы! – диделәр. Аннары башына таяк белән сугып кыйнадылар. Аңа тѳкерделәр, тезләнеп, Аның алдында баш иделәр. Әмма Һируд үзенең гаскәриләре белән Гайсәне мәсхәрәләп һәм Аңардан кѳлеп, Аны купшы киемнәргә киендереп, кире Пилат янына җибәрде.
Выбор основного перевода