Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Аны Миннән беркем дә алмый, Мин аны Үз ихтыярым белән бирәм: аны бирергә дә, кире алырга да хокукым бар. Болай эшләргә Миңа Атам боерык бирде. Гайсәне Кәяфәс яныннан идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Коткарылу бәйрәменең ашын ашарга мѳмкин булсын ѳчен, пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүд башлыклары идарәче сараена кермәделәр. Идарәче Пилат, алар янына чыгып:– Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады. Алар аңа:– Ул җинаятьче булмаса, Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирделәр. Пилат аларга:– Аны кануныгыз буенча үзегез хѳкем итегез, – диде.Яһүдләр аңа:– Безгә беркемне дә үлемгә дучар итү хокукы бирелмәгән, – диделәр. Бу Гайсәнең Үзенең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзе тормышка ашсын ѳчен әйтелде. Аллаһының алдан билгеләнгән максаты һәм алдан белеп торуы белән сезнең карамакка бирелгән шушы Кешене канунсызлар кулы белән хачка кадаклап үтердегез. Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын; чѳнки Аллаһы урнаштырган хакимлектән башка хакимлек юк, гамәлдәге хакимлек исә Аллаһы тарафыннан куелган.
Выбор основного перевода