Икенче кѳнне – ул шимбә кѳн иде – Пилат янына баш руханилар һәм фарисейләр килделәр.
Алар Аны иртәнге сәгать тугызда хачка кадакладылар.
Пилат кушканча язу язып, хач ѳстенә кактылар. Ул язуда: «Насаралы Гайсә – яһүдләр Патшасы», дип язылган иде.
Яһүдләрнең баш руханилары Пилатка әйттеләр:– «Яһүдләр Патшасы», – дип түгел, бәлки, «Ул Үзен: „Мин – яһүдләр Патшасы", – диде», – дип яз.