Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сине җирдә данладым.
Ә Мәсих канунга чик куйды, һәм Аллаһы һәр иман итүчене хак дип игълан итә.
Мәсих безнең урынга ләгънәт булып, безне канун ләгънәтеннән йолып алды, чѳнки Изге язмада: «Агачка асылган һәркем ләгънәтле», – дип язылган.
Шуңа күрә, дѳньяга килгәч, Мәсих: «Син корбан китерүне дә, бүләк бирүне дә теләмәдең, ләкин Син Минем ѳчен тән әзерләдең, – диде.
– Сине яндырылган хайван корбаннары да, гѳнаһлар ѳчен китерелгән корбаннар да сѳендермәде.
Шунда Мин: „Йа Аллаһы, менә Мин, Изге язма тѳргәгендә Минем хакта язылганча, Синең ихтыярыңны җиренә җиткерү ѳчен $килдем!" – дидем».
Шулай итеп, башта Ул: «Син корбаннар да, бүләкләр дә, яндырылган корбаннар да, гѳнаһ ѳчен корбаннар да китерүне теләмәдең, алар Сине сѳендермәде», – диде. Бу корбаннар канун буенча таләп ителүгә дә карамастан, Ул шулай диде.
Аннары Ул: «Менә Мин, Синең ихтыярыңны җиренә җиткерер ѳчен килдем», – дип ѳстәде. Ул иске килешүне гамәлдән чыгарып, икенчесен – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертте.
Аллаһы ихтыяры буенча без Гайсә Мәсихнең Үз тәнен бер мәртәбә һәм мәңгелек кѳчкә ия булган корбан итүе белән изге ителдек.