Алар Аңа:– Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр.Гайсә аларга:– Ул – Мин, – диде.Хыянәтче Яһүд тә алар белән шунда тора иде.
Шуннан соң Пилат Аны азат итәргә теләде. Яһүдләр исә:– Аны җибәрсәң, ул чакта син кайсарның дусты түгелсең; үзен-үзе патша итүче һәркем – кайсарның дошманы, – дип кычкырдылар.