Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Анда ерактан карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Гәлиләядән ияреп килгән һәм Аңа хезмәт иткән иделәр). Алар арасында Магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй улларының анасы бар иде. Анда, ерактан карап торучы хатыннар арасында: Магдалалы Мәрьям, шулай ук, кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да бар иделәр. Алар Гайсәгә ияреп йѳргән иделәр һәм Ул Гәлиләядә булган чакта, Аңа хезмәт иткән иделәр. Һәм анда Аның белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да бар иде. Ә Гайсәнең бар дуслары, шулай ук Аңа ияреп Гәлиләядән килгән хатыннар да бу хәлне ерактан карап тордылар. Шәкертләрнең берсе, Клеопас атлысы Аңа:– Иерусалимга килгәннәр арасында бу кѳннәрдә анда булган хәлләр турында Син генә белмисеңме әллә? – диде. Атнаның беренче кѳнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта ук, Магдалалы Мәрьям кабер куышы янына килде һәм кабер алдыннан ташның читкә алып ташланганын күрде. Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп:– Мин Раббыны күрдем, – диде һәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сѳйләп бирде.
Выбор основного перевода