Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Бу кѳн Коткарылу бәйрәменә әзерләнә торган җомга кѳн, кѳндезге сәгать уникеләр тирәсе иде. Пилат яһүдләргә:– Менә сезнең Патшагыз! – диде. Ул язуны күп яһүдләр укыды, чѳнки Гайсә хачка кадакланган урын шәһәргә якын иде, һәм ул язу яһүдчә, грекча һәм латинча язылган иде. Бу кѳн бәйрәм алдындагы җомга кѳн булганлыктан, яһүдләр гәүдәләрне шимбә кѳнгә хачта калдырмас ѳчен, – чѳнки ул шимбә бѳек кѳн иде, – аларның аякларын сындырып, аларны хачтан тѳшерергә Пилаттан рѳхсәт сорадылар. Гайсә хачка кадакланган җирдә бер бакча, ә бакчада әле һичкем салынмаган яңа кабер бар иде.
Выбор основного перевода