Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Шунда Гайсә аларга:– Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын ѳчен, яктылык бар чагында йѳреп калыгыз, чѳнки караңгыда йѳрүче кая барганын белми. Ул аларга болай дип җавап бирде:– Барыгыз, ул тѳлкегә әйтегез: «Бүген һәм иртәгә җеннәрне куып чыгарам, авыруларны савыктырам һәм берсекѳнгә эшемне тәмамлармын». Алай гына да түгел, Мин бүген дә, иртәгә дә һәм берсекѳнгә дә Үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чѳнки пәйгамбәрнең Иерусалимнан читтә үтерелүе мѳмкин түгел. Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле. Кѳн үткәнче без Мине Җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез. Тѳн җитә, ул чакта һичкем берни эшли алмас. Мин дѳньяда вакытта, Мин – дѳньяга яктылык. Кем дә кем үзенең туганын ярата икән, ул яктылыкта була, һәм аңарда башкаларны вәсвәсәгә китерүгә урын юк.
Выбор основного перевода