Шул вакытта Гайсә әйтте:– Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы! Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең ѳчен Сиңа шѳкрана итәм!
Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин бу сәгатькә Мин нәкъ шуның ѳчен килдем дә.
Атам! Исемеңне данла.Шул вакыт күктән:– Мин данладым һәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде.
Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улың Сине данласын ѳчен Улыңны данла.