Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның ѳстендә Аллаһының ачуы торачак. Ата үлгәннәрне терелтеп җанландырган кебек, Улы да, кемне теләсә, шуны җанландыра. Үзендә тормыш булган кебек, Улында да булсын дип, Ата Улына тормыш бирде. Моңа гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә. Үзенең тормышын яратучы аны һәлак итәчәк, ә бу дѳньяда үз тормышын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш ѳчен саклаячак. Мин Аның әмеренең мәңгелек тормыш икәнен беләм. Шулай итеп, Мин нәрсә сѳйлим – һәр сүзне Атам кушканча сѳйлим. Гайсә аңа:– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак. Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк. Һәркем үз чиратында: беренче булып Мәсих, соңыннан, Ул килгәндә, Аныкылар тереләчәк.
Выбор основного перевода