Филип һәм Бартулумай, Томас һәм салым җыючы Маттай, Һалфай улы Ягъкуб, Таддай,
Алар Иерусалимга бара торган юлдан баралар иде. Гайсә алда барды, шәкертләре хәйран калган хәлдә, ә артларыннан баручылар куркынган хәлдә иделәр. Гайсә унике шәкертен читкә чакырып, Үзе белән нәрсә буласы хакында сѳйли башлады.
Петер тагын раслап әйтте:– Синең белән үләргә туры килсә дә Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен!Башкалары да шулай диделәр.
Гайсә килгәндә уникенең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде.
Башка шәкертләр аңа:– Без Раббыны күрдек! – диделәр.Ә ул аларга:– Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә, кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте.
Бер атнадан соң Аның шәкертләре бер йортта тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып:– Сезгә иминлек булсын! – диде.
Аннары Томаска:– Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара; кулыңны суз да кабыргаларыма тидер; шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте.
Шунда Томас Аңа җавап биреп:– Минем Раббым һәм Аллаһым! – диде.
Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз.