Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Һируд аны үтерер иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты. Яһүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллаһыга тиңләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр. Шуннан соң Гайсә, яһүдләрнең Аны үтерергә эзләгәнлекләре сәбәпле, Яһүдиядә йѳрергә теләмәде. Шуңа күрә Ул Гәлиләядә йѳрергә булды. Шунда кайбер иерусалимлылар бер-берсенә:– Бу әллә яһүдләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кешеме? Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма, Минем сүзләремә сездә урын булмаганга күрә, сез Мине үтерергә йѳрисез. Ә хәзер Мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сѳйләгән Бәндәне, үтерергә йѳрисез. Ибраһим алай эшләмәде.
Выбор основного перевода