52
Ул моны үзеннән сѳйләмәде, бәлки, ул елның иң баш рухание буларак, Гайсәнең яһүд халкы ѳчен, бу халык ѳчен генә дә түгел, бәлки, таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыю ѳчен дә үләчәген алдан әйтеп бирде.
Кем Минем белән түгел, ул Миңа каршы. Кем Минем белән җыймый, ул тарката.
Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар Минем тавышымны ишетәчәкләр. Бер кѳтү һәм бер кѳтүче булачак.
бѳтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булган кебек, Мине Син җибәргәнгә дѳнья ышансын ѳчен, алар да Бездә булсыннар.
Мәсих гѳнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бѳтен дѳньяның да гѳнаһлары кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан булды.