Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Газап чиккәннән соң, күп санлы хак дәлилләр белән Ул Үзенең тере икәнен исбат итте, кырык кѳн буена рәсүлләргә күренде һәм Аллаһы Патшалыгы хакында сѳйләде. Шаул шәкертләр белән калды һәм Иерусалимда Раббы исеме хакында кыю рәвештә вәгазьләп йѳрде. Хәзер Мин беләм: минем, сезнең арагызда йѳреп, Аллаһы Патшалыгын вәгазьләвемне ишеткән һәммәгез мине бүтән күрмәячәксез. Яхшы хәбәр серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сѳйли башлаганда миңа кирәкле сүзләр бирелсен ѳчен, минем ѳчен дә дога кылыгыз. Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам һәм хәзер тѳрмәдә утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешенчә кыюлык белән сѳйли алуым ѳчен дога кылыгыз. Яхшы хәбәрне тарату хезмәтен башкарып, хәтта җинаятьче кебек богауланып, мин газапларга түзәм, әмма Аллаһы сүзе богауларда түгел.
Выбор основного перевода