Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Икенче кѳнне Сидун шәһәренә килеп җиттек. Юли, кешелеклелек күрсәтеп, Паулга дуслары янына барырга һәм аларның кайгыртуларыннан файдаланырга рѳхсәт итте. Мин греклар һәм вәхшиләр, зирәкләр һәм наданнар алдында да бурычлымын. Әгәр әйтелгән сүзнең мәгънәсен аңламасам, ул чакта мин сѳйләүче ѳчен чит ил кешесе булган кебек, сѳйләүче дә минем ѳчен чит ил кешесе кебек була. Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, тѳннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлыктан һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ашарга җитәрлек ризыгым булмады, чатлама суыкта һәм ялангач яшәдем. Шуңа күрә яһүд булмаганнар һәм яһүдләр, сѳннәтле һәм сѳннәтле булмаганнар, вәхшиләр, кыргыйлар, коллар һәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – һәммәсе һәм барысында. Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз; болай эшләп, кайберәүләр, үзләре дә белмичә, фәрештәләрне кунак иткәннәр.
Выбор основного перевода