Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә әйтте:– Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына һәм күтәрелүенә сәбәп булсын ѳчен һәм билге итеп сайланган. Бу билгене кире кагарлар. Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк, дип, алар кебек үк, мин дә Аллаһыга ѳмет баглыйм. Һәм хәзер мин Аллаһы тарафыннан аталарыбызга бирелгән вәгъдәнең үтәлүен ѳмет итүем ѳчен хѳкем алдында торам. Безнең унике кабилә, ул вәгъдәнең тормышка ашуына ѳмет баглап, кѳне-тѳне тырышып Аллаһыга хезмәт итә. Әгрип патша, яһүдләр мине шушы ѳмет ѳчен гаеплиләр. – Тиз генәме, юкмы, – диде Паул, – сезнең генә түгел, ә бүген мине тыңлаучыларның барысының да минем кебек булуларын Аллаһыдан үтенеп сорыйм. Әлбәттә, богаулардан тыш. Менә шуның ѳчен мин, Паул, сезнең хакка, ягъни яһүд булмаганнар хакына, Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак, Аллаһыга дога кылам. Шулай итеп мин, Раббы хакына тоткын буларак, сездән үтенәм: Аллаһыдан алган чакыруыгызга лаеклы итеп яшәгез. Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам һәм хәзер тѳрмәдә утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешенчә кыюлык белән сѳйли алуым ѳчен дога кылыгыз. хәзер исә аны Коткаручыбыз Мәсих Гайсәнең килүе аша күрсәткән. Ә Мәсих Гайсә үлемне юкка чыгарган һәм, Яхшы хәбәр аркылы, тормыш вә үлемсезлекне ирешә алырлык иткән. Миңа кѳч биргән Раббыбыз Мәсих Гайсәгә рәхмәт: Ул мине ышанычлы санап, Үзенең хезмәтенә билгеләде; Ләкин Мәсихкә иман итеп, мәңгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү ѳчен, Мәсих Гайсә бар сабырлыкны миндә – гѳнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, Аллаһы миңа рәхим-шәфкать белдерде.
Выбор основного перевода