– Мин кайсарның хѳкеме урыны алдында торам һәм мин шундый урында хѳкем ителергә тиешмен. Сез үзегез дә яхшы беләсез, мин яһүдләрне бер нәрсә белән дә рәнҗетмәдем.
Әгәр дә мин нәрсәнедер дѳрес эшләмичә үлемгә хѳкем ителерлек эш кылганмын икән, үлемнән баш тартмыйм. Ә инде алар миңа ташлаган гаепләүләр дѳрес булмаса, беркем дә мине аларның кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мѳрәҗәгать итәргә телим, – диде Паул.
Фисте, ярдәмчеләре белән киңәшләшкәннән соң: – Син кайсарга мѳрәҗәгать итәргә теләдең һәм кайсар янына китәчәксең, – диде.