Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. Филип, Натанаилне табып:– Без насаралы Йосыф улы Гайсәне очраттык. Аның хакында Муса канунда язган, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде. Мәңгелек тормышка ия булырга теләп, сез Изге язмада язылганнарны тикшерәсез, ә алар нәкъ Минем хакта шаһитлек бирәләр. Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм һәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул. Паул ѳч ай буе гыйбадәтханәгә йѳреп, тәвәккәллек белән вәгазьләде, әңгәмәләр корып, кешеләрне Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә инандырырга тырышты. Хәзер Мин беләм: минем, сезнең арагызда йѳреп, Аллаһы Патшалыгын вәгазьләвемне ишеткән һәммәгез мине бүтән күрмәячәксез. Шуннан соң мин, сәҗдә кылырга дип, аның аякларына егылдым, әмма ул миңа әйтте: «Кара аны, болай эшләмә! Мин синең һәм Гайсәнең шаһитлеге булган имандашларыңның хезмәттәше. Аллаһыга сәҗдә кыл. Чѳнки Гайсәнең шаһитлеге пәйгамбәрләрне рухландыра».
Выбор основного перевода