Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шимун аларны фатихалады һәм Баланың анасы Мәрьямгә әйтте:– Бу Бала Исраилдә күпләрнең егылуына һәм күтәрелүенә сәбәп булсын ѳчен һәм билге итеп сайланган. Бу билгене кире кагарлар. Моның шулай икәнен баш рухани һәм аксакаллар киңәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшекътә яшәүче яһүд туганнарга хат алып, шул юлдан баручы дәмәшекълеләрне җәзалау ѳчен, аларны богаулап Иерусалимга алып килергә дип, Дәмәшекъкә бара идем. «Аталарыбызның Аллаһысы Аның ихтыярын белергә, Хак Затны күрергә һәм Раббының тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде миңа Һанани. – мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк кѳндә Аны данласыннар ѳчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз. Сезне Мәсих исеме ѳчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чѳнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши.
Выбор основного перевода