Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Без аның: «Насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк», – дигәнен ишеттек. Әмма яһүдләр, атаклы гаиләләрдән булган хатыннарны һәм шәһәрдәге җитәкче кешеләрне Паул белән Барнабка каршы котыртып, аларны эзәрлекләделәр һәм үз җирләреннән кудырттылар. Гаскәриләр башлыгы якынрак килде һәм Паулны кулга алырга, аны ике чылбыр белән богауларга әмер бирде. – Бу кеше кем һәм ул нәрсә эшләде? – дип сорады ул. Аллаһы Йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәһәрдә дә алар минем бер кеше белән дә бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә салуымны күрмәделәр. Үзләре миңа хәзер ташлаган гаепләүләрен дә исбат итә алмыйлар. – Мин яһүдләр канунына да, Аллаһы Йортына да, кайсарга каршы да һичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап.
Выбор основного перевода