Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гаскәриләр башлыгы Паулны ныгытмага алып керергә әмер бирде. Аңа каршы шул чаклы акыруларының сәбәбен белү ѳчен, аны камчылап сорау алырга боерды. һәм гаепләүләрнең яһүдләр канунына кагылышлы икәнлеген белдем, аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады. Әмма мин, ул үлемгә хѳкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнапка мѳрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, мин аны кайсар янына җибәрергә булдым. һәм, читкәрәк китеп: – Бу кеше үлемгә яки тоткынлыкка хѳкем ителерлек һичнәрсә эшләмәгән, – дип сѳйләштеләр. Әгрип Фистегә: – Кайсарга мѳрәҗәгать итәргә теләмәгән булса, бу кешене азат итәргә мѳмкин булган булыр иде, – диде.
Выбор основного перевода