Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Ул явыз кешеләрне коточкыч рәвештә үтерер һәм йѳзем бакчасын башка йѳзем үстерүчеләргә кулланырга биреп торыр. Болар хуҗага тиешле ѳлешне вакытында бирерләр, – дип җавап бирделәр алар. Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк. Һәм барлык кешеләрАллаһының коткаруын күрерләр"». Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз. Чѳнки Раббы безгә: «Синең аша котылу Җирнең читләренә кадәр Барып җитсен дип, Мин Сине башка халыкларга Яктылык итеп куйдым», – дигән әмер бирде. Әмма яһүдләр аңа каршы чыгып, яман телләнә башлагач, ул, киемендәге тузанны кагып, аларга: – Үз каныгызга үзегез гаепле булырсыз. Минем ѳстән җаваплылык алына. Мин башка халыклар янына вәгазь сѳйләргә китәм, – диде. Сине яһүд халкыннан да, башка халыклар кулыннан да коткарырмын. Мин сине алар янына җибәрәм. Гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Миңа булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар ѳчен син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең», – диде миңа Раббы. Чѳнки Яхшы хәбәрдән оялмыйм, ул – һәр иман итүчегә, башта яһүдкә, аннары яһүд булмаганга да, котылу ѳчен Аллаһының кодрәте бит. Шулай булгач, сорыйм: әллә исраиллеләр, абынганда, бѳтенләй егылдылармы? Һич юк! Аларның абынулары аркасында башка халыкларга котылу килде һәм бу исраиллеләрдә кѳнчелек уятты.
Выбор основного перевода