Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты:«Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз,Карап-карап та, күрмәссез. Чѳнки бу халыкның йѳрәген май баскан.Кѳчкә генә ишетә колаклар,Күзләрен дә алар йомганнар.Әгәр шулай булмаса,Күзләре белән күрерләр,Колаклары белән ишетерләр иде.Йѳрәкләре белән аңларлар,Миңа таба борылырларҺәм Мин аларны савыктырыр идем». Изге язмада язылганча: «Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр һәм ишетми торган колаклар бирде». Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр. Чѳнки Аллаһы: «Караңгылыктан яктылык балкысын», – диде, һәм, Гайсә Мәсих йѳзендә балкыган Аллаһы даны турындагы белемне безгә күрсәтү ѳчен, Аның яктылыгы күңелләребезне яктыртты.
Выбор основного перевода