Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар ашаган чакта Гайсә, икмәк алып, шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алып ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. Һәм, касәне алып, шѳкрана итте һәм аны аларга бирде. – Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаһлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан. Иман итүчеләр һәрвакыт рәсүлләрнең ѳйрәтүләрен кабул итеп, бер-берсе белән аралашып яшәделәр, бергә икмәк сындырдылар һәм бергәләп дога кылдылар. Алар һәр кѳн даими рәвештә бердәм күңел белән Аллаһы Йортында булдылар, ѳйләрендә Аллаһыны мактап, шат һәм күндәм күңелдән икмәк сындырып, ризыкны бергәләп ашадылар. Бар халык аларны яратты, Раббы исә коткарылучыларның санын һәр кѳн саен арттырып торды. Без рәхмәт белдергән шѳкрана касәсе Мәсих канына катнашу түгелме? Без сындырып алган икмәк Мәсих тәненә катнашу түгелме? Чѳнки сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббының Үзеннән алдым. Раббы Гайсә хыянәткә дучар тѳнне кулына икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, икмәкне сындырып болай диде: «Бу – сезнең ѳчен бирелгән тәнем; Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез». Шул рәвешчә, кичке аштан соң кулына касә алып әйтте: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган яңа килешү. Моны эчкән саен, Мине искә алу ѳчен эчегез». Чѳнки бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аның үлемен игълан итәсез. Шулай итеп, кем дә кем, бу йолага хѳрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса һәм Раббының касәсеннән эчсә, Аның тәне вә канына каршы гѳнаһ кылуда гаепле булыр. Кеше башта үзен-үзе сынарга тиеш, аннан соң гына бу икмәкне ашый һәм бу касәдән эчә ала. Чѳнки, кемдер Раббы тәненә әһәмият бирмичә ашый һәм эчә икән, ул шуның белән үзен-үзе хѳкемгә дучар итә. Менә шуңа күрә күбегез зәгыйфь һәм авыру, вафат булганнар да аз түгел. Ә без үз-үзебезне тикшерсәк, ул чакта хѳкем ителмәс идек. Хѳкем ителгәндә исә, дѳнья белән бергә хѳкем ителмәс ѳчен, Раббы безгә Үзе тәрбия бирә. Шуңа күрә, имандашларым, кичке ашка җыелганда бер-берегезне кѳтегез. Мин яныгызга килгәч, сез иганә җыеп йѳрмәс ѳчен, сезнең һәрберегез атнаның беренче кѳнендә, хәленә күрә, табышының бер ѳлешен аерып куйсын һәм сакласын. Раббының кѳнендә мине Рух биләп алды һәм артымда быргыдан чыккандай кѳчле тавыш ишеттем.
Выбор основного перевода