Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Һәркайсыгыз, гѳнаһларыгыз кичерелсен ѳчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез, һәм сез Аллаһының бүләген – Изге Рухны кабул итәрсез. Силас белән Тимуте Македуниядән килгәч, Паул бѳтен вакытын, Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп, яһүдләргә вәгазь сѳйләүгә багышлады. Берничә кѳннән соң Филикес үзенең яһүд хатыны Друсилла белән килде һәм Паулны чакыртып алды. Ул Паулның Гайсә Мәсихкә иман итү турында сѳйләгәнен тыңлады. Гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Миңа булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар ѳчен син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең», – диде миңа Раббы.
Выбор основного перевода