Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимуте атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы яһүд, ул да улы кебек үк Гайсәгә иман итүче, ә атасы грек иде. Шул ук тѳнне туганнар Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдләр гыйбадәтханәсенә киттеләр. Бѳтен шәһәрдә буталыш башланды. Паулның юлдашларын – македунияле Гәйне һәм Аристархны тотып алып, барысы бергә тамаша урынына омтылдылар. Без Асия ѳлкәсенә бара торган Адрамут шәһәреннән булган корабка утырдык һәм йѳзеп киттек. Безнең белән Тессалуникә шәһәрендә яшәүче македунияле Аристарх барды. Хезмәттәшем Тимуте һәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун һәм Сосипатыр сезгә сәлам җибәрәләр. Сез дә минем хәлләремне һәм ниләр эшләвемне белсен ѳчен, сѳекле имандашыбыз һәм Раббы хезмәтендә тугры ярдәмче Тухик барысын да сѳйләп бирер. Минем турыда сезгә ышанычлы хезмәтче һәм Раббы эшендә хезмәттәшебез, сѳекле Тухик туган барысын да хәбәр итәр. Хәлебез турында белдерү һәм күңелләрегезне күтәрү ѳчен, мин аны сездән килгән ышанычлы һәм сѳекле туганыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы барлык хәлләр турында сезгә сѳйләп бирерләр. Тухикны исә мин Эфес шәһәренә җибәрдем. Эрасты Кѳринт шәһәрендә калды. Трофимны исә Милит шәһәрендә авыру килеш калдырдым. Мин синең янга Әртимәс яки Тухикны җибәрәм. Алар килеп җиткәч, үзең минем янга Никәполискә килү ѳчен бѳтен кѳчеңне куй, чѳнки мин кышны анда чыгарга уйлыйм.
Выбор основного перевода