Шуңа күрә сез уяу булыгыз! Йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтуын белмисез бит: кич беләнме, тѳн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, яисә иртәгесенме.
Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнең барысына да әйтәм: уяу булыгыз!
Ике ел буе шулай дәвам итте. Шунлыктан Асия ѳлкәсендә яшәүчеләрнең һәммәсе – яһүдләр дә, яһүд булмаганнар да – Раббы турындагы хәбәрне ишеттеләр.
Ата кеше үз балаларына карата ничек булса, без дә һәрберегезгә карата шулай булдык, һәм сез бу турыда беләсез.