Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бѳтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Раббыга карата тирән хѳрмәт белән йѳрде. Изге Рухның дәртләндерүе астында иман итүчеләрнең саны арта барды. Һәр бердәмлектә баш кешеләрне билгеләделәр һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны үзләре дә иман китергән Раббының кулларына тапшырдылар. Гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Миңа булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар ѳчен син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең», – диде миңа Раббы. Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди ѳмет биргәнен, изгеләргә Үзе вәгъдә иткәннәрнең нинди мул һәм данлы икәнен Сезне яктылык патшалыгында Үз халкы ѳчен саклаган бүләктән ѳлеш алырга яраклы иткән Атага сез сѳенеп рәхмәт әйтегез. Раббыдан савап алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, һәммәсен кешеләр ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез, чѳнки сез Раббы Мәсихкә хезмәт итәсез. Ул моны күкләрдә сезнең ѳчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын ѳчен эшләде.
Выбор основного перевода