Шушы вакыйгалардан соң Паул Македуния һәм Ахая җирләре аша Иерусалимга барырга булды. – Иерусалимнан соң мин Римда булырга тиешмен, – диде Паул.
Паул, Асия ѳлкәсендә тоткарланмас ѳчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Чѳнки ул, мѳмкинлек булса, Илленче кѳн бәйрәме җиткәнче Иерусалимда булырга ашыга иде.