Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Зур күндәмлек һәм күп күз яшьләре белән, яһүдләрнең явыз ниятләре аркасында килгән сынаулар эчендә Раббыга хезмәт иттем. Кѳн тугач, кайбер яһүдләр бергә җыелып явыз ният кордылар һәм Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска, эчмәскә ант иттеләр. Үзләренә мәрхәмәт күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимга чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар. Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар һѳҗүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән һәм мәҗүсиләрдән куркыныч янады, шәһәрләрдә, чүлләрдә, диңгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем.
Выбор основного перевода