Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Башлыкның ѳенә кергәч, Гайсә анда матәм кѳйләрен уйнаучыларны һәм елаучылар тѳркемен күрде һәм: – Китегез моннан! Кыз бала үлмәгән, ул йоклый! – диде.Аннан кѳлә башладылар. Гайсә, кызның кулыннан тотып:– Балам, тор, – дип кычкырып әйтте. Кызга җан керде һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә аны ашатырга кушты. Бүлмәдән бѳтен кешеләрне чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды һәм, мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты һәм, Петерне күргәч, торып утырды. Петер, кулын биреп, аны торгызды һәм иман итүчеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды.
Выбор основного перевода