Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз – бушлай бирегез. Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез. Күңелләрегездә безгә урын бирегез; без һичкемне рәнҗетмәдек, һичкемгә зыян китермәдек, һичкемнән файда эзләмәдек. Яныгызда вакытта да, мохтаҗлыкта булсам да, һичкемгә йѳк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йѳк булмаска тырыштым һәм тырышачакмын. Сезгә җибәрелгәннәрнең берәрсе аркылы сездән файдаландыммы?
Выбор основного перевода