Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Яныгызга сарык тиресе ябынып килүче ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз: тире ябынган ерткыч бүреләр алар. Мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргән кебек җибәрәм. Шуңа күрә, еланнар кебек сакланучан булыгыз һәм күгәрченнәр кебек эчкерсез булыгыз. Ә ялланган кѳтүче – чын кѳтүче түгел ул. Сарыклар үзенеке булмаганга, ул алар турында кайгыртмый: бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап, качып китә, бүре, сарыкларга һѳҗүм итеп, аларны таратып бетерә. Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне рәсүлләр, икенчеләрне пәйгамбәрләр, ѳченчеләрне ѳйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар тудыру кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сѳйләү сәләте бирде. Үз-үзеңне һәм ѳйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор һәм, нык торып, моны башкаруыңны дәвам ит. Чѳнки шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың. бәлки гаепсез һәм пакь бәрән кебек булган Мәсихнең кадерле каны белән йолындыгыз.
Выбор основного перевода