Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Изге Рух тарафыннан җибәрелгән Барнаб белән Шаул Селәүкия шәһәренә килделәр, аннан су юлы белән Кипр утравына киттеләр. Паул һәм аның белән бергә булганнар, Пафтан китеп, су юлы белән Памфулия ѳлкәсендәге Перги шәһәренә килделәр. Яхъя, алардан аерылып, Иерусалимга кайтты, ә калганнар Пергидән Писидия ѳлкәсендәге Антиухеягә килделәр. Шимбә кѳнне алар гыйбадәтханәгә кереп утырдылар. Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар һәм Икүниун шәһәренә киттеләр. Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яһүдләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларның тәэсирле итеп сѳйләүләреннән бик күп яһүдләр һәм башка халык кешеләре Раббыга иман китерделәр. Рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә Пергидә Аллаһы сүзен вәгазь иткәннән соң Атталея шәһәренә юнәлделәр. Атталеядән, корабка утырып, Антиухеягә киттеләр. Паул белән Барнаб, үзләре әле генә тѳгәлләгән эшне башкару ѳчен, Аллаһының мәрхәмәтенә шушы шәһәрдә тапшырылган иделәр. Шуңа күрә, мин бүтән кѳтеп тора алмадым, иманыгызның ныклыгы хакында белергә теләп, Тимутене сезнең янга җибәрдем. Чѳнки, аздыручы сезне коткыга керткән һәм хезмәтебез бушка киткән, дип хәвефләндем.
Выбор основного перевода