Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар Антиухеягә кайтып җиткәч, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, Аның яһүд булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр. Бигрәк тә «Мине бүтән күрмәячәксез инде» дигән сүзләренә кайгырдылар. Аннары аны корабка чаклы озата бардылар. Испаниягә юл тотып, яныгызга барырмын. Анда барышлый, сезне күрермен һәм, сезнең белән аралашудан берникадәр ләззәт алганнан соң, сез мине юлга озатырсыз дип ѳмет итәм. Бәлки, беркадәр сезнең янда яшәрмен, яки, хәтта, кышны да үткәрермен, һәм шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йѳри алырсыз. Шуның ѳчен һичкем аңа илтифатсыз булмасын, бәлки аны минем яныма иминлек белән озатыгыз. Мин аны имандашлар белән бергә кѳтәм.
Выбор основного перевода