Чѳнки Минем камытым уңайлы һәм йѳгем җиңел!
Алар кешеләр җилкәсенә авыр йѳкләр салалар, ә үзләре бармаклары белән дә кыймылдатырга теләмиләр.
Шуңа күрә башка халыклар арасыннан Аллаһыга таба борылучыларга кыенлык тудырмаска,
Ә инде канун таләпләрен үтәүләренә ышанучыларның барысына да каргыш тѳште. Чѳнки Изге язмада: «Канун китабында язылганнарның бѳтенесен даими үтәмәүче һәркем ләгънәтләнә», – дип язылган.
Мәсих безне ирекле булу ѳчен азат итте. Шуңа күрә нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына тѳшмәгез.