Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Сәламәт булыгыз!» Әмма барлык кешеләрдә дә андый белем юк. Потларны таныганлыктан, корбан ителгән ризыкны потка табыну дип санап ашаганга, кайберәүләрнең зәгыйфь вѳҗданнары пычрана. Ризык безне Аллаһыга якынайтмый, чѳнки ашап без һичнәрсә казанмыйбыз, ашамыйча да һичнәрсә югалтмыйбыз. Әмма сак булыгыз: бу хѳрлегегез иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәп булмасын. Чѳнки иманы зәгыйфь булган берәү сине, белемлене, потханәдә ѳстәл артында утырганда күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы? Синең белемең бу зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Мәсих шундый кеше ѳчен дә үлде бит. Имандашларга карата шул рәвешчә гѳнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вѳҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә карата да гѳнаһ кыласыз. Менә шуңа күрә мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү ѳчен һичкайчан ит ашамам. Шулай ук, кайберләре кебек, потка табынучылар булмагыз. Изге язмада алар хакында: «Халык ашарга һәм эчәргә утырды, ә аннан соң торып бастылар һәм күңел ачтылар», – дип язылган. Кайберәүләр фәхешлек иткән кебек, фәхешлек итмик – бер кѳн эчендә аларның егерме ѳч меңе һәлак булды. Әмма сиңа каршы берничә шелтәм бар: синдә Бильям тәгълиматын тотучылар бар. Ә ул, потка бүләк итеп китергән корбаннарны ашасыннар һәм фәхешлеккә бирелсеннәр дип, Исраил улларын гѳнаһка кертергә Балакны ѳйрәткән бит. Әмма сиңа каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изебел исемле хатынга фәхешлеккә һәм потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ѳйрәтеп, Минем колларымны юлдан яздырырга юл куясың.
Выбор основного перевода