Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Һәм шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең ѳлкәннәренә җибәрделәр. Озак бәхәсләрдән соң Петер, урыныннан торып: – Туганнар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп яһүд булмаган халыклар иман китерсеннәр ѳчен, Аллаһы мине сезнең арагыздан инде күптән сайлаган иде. Аннан соң, ундүрт ел үткәч, Титусны да үзебез белән алып, мин Барнаб белән бергә тагын Иерусалимга киттем. Анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, мин юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, үзем яһүд булмаганнар арасында тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әңгәмә вакытында андагы бик мѳхтәрәм кешеләргә тәкъдим иттем.
Выбор основного перевода