– Раббыны, Исраилнең Аллаһысын, данлыйк,чѳнки Ул ярдәмгә килде һәм Үз халкын азат итте,
Озак бәхәсләрдән соң Петер, урыныннан торып: – Туганнар! – дип сүз башлады. – Сез беләсез, минем аша Яхшы хәбәрне ишетеп яһүд булмаган халыклар иман китерсеннәр ѳчен, Аллаһы мине сезнең арагыздан инде күптән сайлаган иде.
Кеше күңелен белеп торучы Аллаһы, безгә биргән кебек, яһүд булмаганнарга да Изге Рухны биреп, аларны кабул итүен күрсәтте.
Алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, йѳрәкләрен иман аша сафландырды.