Ул, кулы белән ишарә ясап, тавышланмаска кушты һәм Раббының аны ничек итеп зинданнан чыгаруы турында аларга сѳйләп бирде. – Бу хакта Ягъкубка да, туганнарга да әйтегез, – диде ул. Шуннан соң Петер башка урынга китте.
Икенче кѳнне Паул Ягъкуб янына килде. Без дә аңа ияреп бардык. Анда барлык ѳлкәннәр җыелган иде.
Миңа Аллаһы тарафыннан бирелгән үзенчәлекле хезмәтне икърар иткәч, иман итүчеләр бердәмлегенең терәкләре дип исәпләнгән Ягъкуб, Кифас һәм Яхъя, уртак хезмәтебез билгесе итеп, минем һәм Барнабның кулларын кыстылар. Без яһүд булмаганнар янына, ә алар яһүдләр янына барырга дип килештек.