Яһүдиядән Антиухеягә килгән ниндидер кешеләр иман итүче туганнарны: – Муса кануны кушканча сѳннәткә утыртылмасагыз, котыла алмыйсыз, – дип ѳйрәтә башладылар.
Хәер, башка Яхшы хәбәр юк, бәлки кайбер кешеләр сезгә борчу тудырып, Мәсихнең Яхшы хәбәрен бозарга гына телиләр.
Раббыга таянып, мин сезнең башкача фикер йѳртмәячәгегезгә ышанам; ә сезне котыртучы кем булуына карамастан, хѳкемгә дучар ителәчәк.